Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклау системасын тормышка ашыру кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ләйсән Насыйрова балигъ булмаганнар белән "Аралашу сәнгате" темасына тренинг үткәрде.
Тренинг барышында аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрелде.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 8 балигъ булмаган бала катнашты.