"Веста" үзәгендә Хәтер һәм искә алу көненә багышланган чара оештырылды

2017 елның 23 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы башлануга 76 еллыгы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм алучы 16 бала белән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес социаль педагогның Бөек Ватан сугышының әһәмиятле көннәре турында хикәясе белән башланып китте. Аннан соң "Сугыш балалар күзлегеннән" документаль фильмы күрсәтелде.

Фильм караганнан соң, балалар социаль педагог белән бергә хәтер көненә багышланган митингта катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International