«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге Халыкара наркотиклар белән көрәш көненә кушылды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара наркотиклар белән көрәш көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә психолог Хажарова М.М. яшьләр клубы “Ника” белән берлектә  "Наркотикларсыз тормыш!" дигән темага багышланган даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» үткәрде. Чарада 46 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.

Катнашучылар наркотиклар тарату тарихы белән көрәш 95 ел дәвам итүе турында тыңлады. Биредә алтышар кешедән торган алты команда һәм иң кыю, көчле, белемле, шулай ук җитез,  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

Глобаль проблемаларны уртак тырышлык белән генә  хәл итәргә  мөмкин дигән  фикергә килделәр.  

 Катнашучыларга интеллектуаль уен ошады.  Алар мәсьәләләр  авыр булуга карамастан, уен аша күп кенә кызыклы нәрсәләр белде, файдалы аралашудан ләззәт алды һәм  уңай тәэсирләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International