"Веста" үзәге белгечләре наркотикларга каршы чара уздырды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

"2014-2020 елларда ТР халык арасында наркоманияне профилактикалау" программа эше буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова һәм юрисконсульт Светлана Михайлова №3 социаль участогында 29 балигъ булмаган балалар белән "Без тормышны сайлыйбыз!" дип исемләнгән чара үткәрде.

Башта белгеч балалар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм аның төп билгеләре турында әңгәмә үткәрде. Алга таба балалар белән бергә юрист Җинаять кодексының статьяларын карады.

Чара ахырында балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар чишергә тәкъдим ителд.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International