Кичә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең чираттагы күчмә чарасы узды. Бу юлы белгечләр Псеево һәм Турай авылларында булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече балигъ булмаган гражданнарга җәйге каникуллар вакытында вакытлыча эшкә урнашу, матди ярдәм түләү тәртибе һәм шартлары, хезмәт хакы мәсьәләләре буенча консультация күрсәтте.