Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Казанның ике предприятиесе 34 хезмәткәренә 1804,4 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган. Шул исәптән, “Флот-Групп” ҖЧҖ 18 хезмәткәренә 1421 мең сум хезмәт хакы бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.