Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рәссам Галина Мельник рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Кунак балаларга ничек рәссам булу турында сөйләде.
"Балаларга рәсем ясау дәресе бик ошады, алар бик тырышты! Һәм, әлбәттә, барысы да рәссам булырга теләде!", - дип уртаклашты тәрбияче Галина Нырова.