Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә чираттагы төркемле дәрес узды

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Карусель" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес башында, эмоциональ фонны күтәрү өчен, белгеч балалар белән бию элементлары белән зарядка үткәрде. Алга таба умыртка баганасы, аяк, арка мускуллары, кулларны ныгытуга юнәлтелгән күнегүләр башкарылды.

Ирина Кожевникова билгеләп үткәнчә, әлеге курсларда балалар даими физик активлыкка күнегә, чыдамлык, максатчанлык хисе арта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International