ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

15 майда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Театр — All Inclusive» VII Республика балалар театр студияләре фестиваленә йомгак ясалды.

Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 16 майда Баулы районының «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе» уены узды.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасы Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 2024 елда өченче һәм аннан соңгы балалары туган күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү узды.

Игелекле гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар «Гаилә учагы» бәйрәмендә катнаштылар.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бик күп кызыклы чаралар һәм очрашулар уздырылды.


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Ел символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы уты тора. Аны гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә тантаналы рәвештә кабыздылар.

Гаилә елына багышланган дәресләр кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әни күзләре» дигән игелек дәресе үткәрелде.

Татарстанның күпбалалы гаиләләренең берсе – Хәлиуллиннар гаиләсе. Гаилә район халкына үзенең игелекле эшләре, актив тормыш позициясе, иҗтимагый тормышта катнашуы белән яхшы таныш. Хәлиуллиннарны чиксез мәхәббәт һәм үз гаиләсенә тугрылык берләштерә.

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 10 елдан артык Нуринер авылыннан Салиховлар гаиләсе өйдә хезмәтләр ала. 93 яшьлек Наил һәм Мөнәвәрә Сәлиховлар тыл хезмәтчәннәре.

Ел саен 15 майда без Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Нәкъ менә гаиләдә иң мөһим кыйммәтләре – мәхәббәт, игелек, үзара хөрмәт һәм якыннарга ярдәм – саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International