Спас интернат-йорты хезмәткәрләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Коллективның тантаналы җыелышында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры А.В. Костина хезмәттәшләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Интернат-йорт хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Надежда Шеронова һәм «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина да килгән иде.

Район мәдәният йорты артистлары оештырган күчмә бәйрәм концерты интернат-йорт коллективы өчен көтелмәгән сюрприз булды. Учреждение хезмәткәрләре һәм яшәүчеләр барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга әлеге матур чара өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International