Саф һавада йөрү – һәркемгә

2020 елның 10 июле, җомга

Җәй көне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр вакытны саф һавада үткәрергә яраталар. Урамда булу шатлыгы йөри алмый торган социаль хезмәт алучылар өчен дә мөмкин. Алар өчен учреждениедә караватта «йөрүләр» оештырылган.

Һава шартларына, табиб киңәшләренә һәм кешенең үз теләгенә карап, хәрәкәттә чикләнгән социаль хезмәт алучылар да саф һава сулый ала. Өлкән кешеләр караватта ятып, бик теләп кояш ванналары керәләр. Саф һава алган вакытында интернат-йорт белгечләре тыныч музыка кабыза, ә тәрбияләү персоналы социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген һәм кәефен кайгыртып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International