Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында азык-төлек куркынычсызлыгы принципларын тайпылышсыз үтәү һәм учреждениегә китерелә торган продукциянең сыйфатын даими контрольдә тоту тора. Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның 1 июленнән учреждение белгечләре үз эшенә ике төп блокны үз эченә алган эчке җитештерү контроле программасын кертте: беренчедән, керүче продукция, аны саклау һәм транспортировкалау шартлары җентекле контроле, икенчедән, азык-төлек блогында әзер продукция контроле.
Шушы көннәрдә интернат-йортта утырыш узды, анда ашханәгә керүче азык-төлек продуктларын контрольдә тотуны һәм сыйфатын яхшырту мәсьәләләре каралды.
«Бары үзара хезмәттәшлек кенә китерелә торган азык-төлек продуктларының сыйфатын яхшыртырга һәм шул рәвешле интернат-йортта яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә без яңалыклар һәм эштәге үзгәрешләр турында фикер алышырга җыенабыз», – ди интернат-йорт директоры Рәзинә Рәис кызы.