Эльмира Зарипова Биектау районында Әниләр көне алдыннан яшь гаиләләр белән очрашты

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Биектау районыннан Габдрахмановлар гаиләсендә 2021 елның 8 октябрендә Әмирхан туа. Яшь гаилә беренче бала тууга бик бәхетле. Габдрахмановларга дәүләт социаль ярдәме дә зур булды. Уллары туу сәбәпле, Айсылуга авылда яшәүче һәм беренче бала тапкан хатын-кыз буларак бер тапкыр бирелә торган акча тиеш. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итә.

Биектау районыннан Зилә Әминовага 26 яшь. Ул бик сирәк исемле кызның әнисе. Әти-әнисе кызларына Хәят исеме кушканнар. Ире Булат белән Зилә яңа йортта яшиләр. Хәзерге вакытта алар беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык түләү алалар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Габдрахмановлар һәм Әминевлар гаиләсендә Әниләр көне алдыннан булып кайтты.

«Бүген бездә зур социаль ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Бу йөклелек һәм бала табу буенча пособие, аннан соң бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, яшь ярымга кадәр. Узган ел 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр түләү барлыкка килде», –дип ассызыклады Эльмира Әмир кызы.

Министр гаиләләр белән аралашты, аларга балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары турында сөйләде. Яшьләр зур һәм тату гаилә булырга теләүләрен белдерделәр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 01.11.2021 ел торышына Татарстан Республикасында 40 526 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 128 903 бала яши. 2021 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 12,6 млрд сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International