Татарстанлылар 2022 елга ТР Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле максатларны билгеләде

2021 елның 17 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды, анда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2022 елга өстенлекле максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, ведомствоның гавами максатларын формалаштыру проекты халык тавыш бирүеннән башланды. Сораштырулар Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 2021 елның 8 ноябреннән 7 декабренә кадәр узды. Ачык онлайн тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 8 373 кеше тавыш бирде. 380 татарстанлы үз вариантларын тәкъдим итте.

Иң күп тавыш җыйган максатлар Иҗтимагый совет каравына чыгарылды. Бүген экспертлар 2022 елга ведомствоның 5 өстенлекле максатын раслады, алар 33 % тан артык тавыш җыйган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2022 елга халык алдында формалаштырылган максатлары исемлеге:

1. Хәерчелеккә каршы көрәш. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын кимендә 25 меңгә киметү;

2. 17 социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Хезмәтләр алуга электрон гаризаларның өлешен 90 % да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу;

3. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү. Теркәлгән эшсезлек үсешенең эшче көчләр саныннан 1 % тан күбрәккә артмавын тәэмин итү;

4. Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү һәм абилитация буенча хезмәтләр белән колачланганнар санын арттыру: инвалид балаларны 79 % тан 84 % ка кадәр, инвалидларны – 75 % тан 80 % ка кадәр;

5. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспорты белән авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның кимендә 15 процентын профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына китерүне тәэмин итү.

Сайлап алынган максатларны тормышка ашыру барышы Министрлык сайтында отчетларда яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International