Социаль проектларны гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр президентка үзләренең уңышлары һәм идеяләре турында сөйләделәр

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Очрашу барышында эшкуарлар үз проектлары турында сөйләделәр, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары вариантлары турында фикер алыштылар.

Үзмәшгуль Рөстәм Зиннәтуллин 2006 елдан компьютер техникасын һәм смартфоннарны ремонтлау һәм радиомодельләштерү, шулай ук заказга ПК җыю белән шөгыльләнә, дип сөйләде. Моннан тыш, ул акыл эшчәнлеге бозылган пенсионерлар һәм инвалидлар өчен консультацияләр һәм укулар үткәрә, ишетү сәләте бозылган кешеләрне компьютер грамоталылыгына өйрәтә.

Эшкуар «Чикләрсез Бизнес» белем бирү курсын узды. Бу программа мөмкинлекләре чикле кешеләргә юнәлгән, анда һәркем тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә үз бизнесын башлап җибәрә ала. Әлеге программа Социаль инициативалар агентствосының «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында иң яхшы практика дип табылды. Рөстәм Зиннәтуллин бу проектка төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә ярдәм итүне сорады. Президент идеяне хуплады һәм РФ Дәүләт Думасында Татарстан депутатларыннан аны федераль дәрәҗәдә алга этәрергә сорады.

Социаль юнәлештәге тагын бер эшмәкәр – Анна Кузнецова. Ире белән ике ел элек алар «Сакчыл йөзү һәм аквареабилитация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырган. Бүген үзәк «Морские котики» ҖЧҖ исеме астында эшли.

Оешма елына 3000нән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аквареабилитацияләү буенча дәрес үткәрә, шуларның 1 700е – бушлай, республиканың гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше буларак. Узган елның декабрендә үзәк «Елның иң яхшы социаль проекты – 2021» VII Бөтенроссия социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектлар конкурсының төбәк этабы призеры булды.

Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International