Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне узды.
Ата-аналарга яңа тернәкләндерү җиһазлары, инновацион һәм мәгълүмати технологияләр, интерактив җиһазлар, учреждениедә кулланыла торган дидактик әсбаплар белән танышу программасы тәкъдим ителде. Һәр ата-ана дәресләрдә катнаша, белгечләргә сораулар бирә алды.
Кунаклар балалар һәм педагоглар куллары белән ясалган рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәсендә булдылар.
Ата-аналар үзәктә балалар һәм яшүсмерләрне үстерү, тәрбияләү, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен куркынычсыз, педагогик яктан грамоталы һәм психологик яктан уңайлы мохит булдырылганын күрделәр.