«Астра» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбендә дәрес узды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина ата-аналар мәктәбендә дәрес үткәрде. Тернәкләнү чорында ата-аналар балалары белән бергә организмны ныгыту өчен күнегүләр комплексын башкардылар.

Александра Пензина уртак шөгыльләрнең мөһимлеге, уртак спорт кызыксынуларының ата-аналарга баланы яхшырак белергә мөмкинлек бирүе, гаиләдә хезмәттәшлек атмосферасын ныгытуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International