«Россия йөрәге» гаилә учагы уты Татарстан буйлап сәяхәт итә

2024 елның 19 апреле, җомга

23 гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә «Россия йөрәге» гаилә учагы утын кабыздылар. Бүген гаилә учагы Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт итә. Азнакай районыннан ул Мөслим районына китерелде.

Гаилә учагын Мөслим районына күпбалалы Мурзахановлар гаиләсе алып килде. Рамил белән Чулпан дүрт бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы район хастаханәсендә гомуми практика табибы һәм анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Күпбалалы әни һөнәре буенча икътисадчы. Ата-аналар сәламәт, уңышлы, мөстәкыйль балалар тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр.

Чарага чакыру алган Мирзаяновлар, Мөхәммәтҗановлар, Латыйповлар, Хантимеровлар һәм Шигаповлар, Мурзахановлар белән беррәттән, «Актив гаиләләр» эстафетасында катнаштылар. Башкарма комитет исеменнән барлык гаиләләргә район тарихы турында китаплар тапшырылды.

«Россия йөрәге» гаилә учагының утлы капсуласы районда бер атна калачак. Теләге булган һәркем Яшьләр үзәгенә килеп, фотога төшә ала. Аннары эстафета Актаныш районына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International