Апас районыннан ике гаилә «Бөтен гаилә белән» проектында катнашучы сертификатларын алды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Россиянең «Бөтен гаилә белән» гаилә проекты традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Ул Гаилә елына багышланган.

Проектның асылы – атнага бер тапкыр катнашучыларга гади биремнәр бирелә, аларны бөтен гаилә үтәргә тиеш. Фотоотчет социаль челтәрләрдә урнаштырыла.

Бөтенроссия проектына Татарстан гаиләләре дә кушылды. Әйтик, Апас районыннан ике гаилә актив катнашкан өчен сертификатлар алды инде. Атна саен күпбалалы Әхмәтҗановлар гаиләсе һәм «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Гөлназ Гатауллина гаиләсе тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр.

«Проект бик ошады, ул туганнар белән якынайта, шатлык бүләк итә. Проект ярдәмендә якыннарыбыз белән күбрәк вакыт үткәрү, гаилә ялын төрлеләндерү, гаилә фотоальбомын тулыландыру мөмкинлеге туды», – дип сөйләде Гөлназ Гатауллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International