Бүген министр Эльмира Зарипова юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

24 апрельдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туган көнен билгеләп үтә.

Эльмира Зарипованың грамоталы һәм сизгер җитәкчелегендә Министрлык куелган бурычларны уңышлы хәл итә, социаль тотрыклыкка, республиканың һәм аның халкының иминлегенә зур өлеш кертә.

Эльмира Зарипованың күпьеллык тәҗрибәсе, аның профессиональлеге, үз эшенә тугрылыгы Министрлыкның бөтен коллективы һәм тармак хезмәткәрләре өчен ориентир һәм үрнәк булып тора.

Хөрмәтле Эльмира Әмир кызы!

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Сезне туган көнегез белән котлый! Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Татарстан иминлеге өчен куйган хезмәтегездә уңышлар Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International