23 сентябрьдә Казанда "Нечкәбил 2017" - Татарстан гаиләләре Фестиваленең ярымфиналы узачак.
Республиканың 30 районыннан 47 гаиләсе үз гаилә бәйрәмнәре, уникаль гореф-гадәтләре белән таныштырачак, кунакларны ризыклар белән сыйлыйчак.
Фестиваль "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.