19 нчы сентябрьдән 13 октябрҗгә кадәр Тәтеш районында социаль якланмаган төркемгә караган гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча рейдлар оештырылачак.
Ведомствоара комиссия составына социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре, эчке эшләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, янгын часте, җирле үзидарә органнары вәкилләре кертелгән.
Гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде.