Яр Чаллы шәһәре эш бирүчеләрен хезмәт закончалыгында булган соңгы үзгәрешләр белән таныштырдылар

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең конференц залында шәһәребез оешмаларының кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре өчен семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмәдә  катнашу бушлай, моннан тыш катнашучыларга  методик материаллар өләшенде.

Физик мөмкинлекләрне чикле гражданнарны эшкә урнаштырудагы кыенлыклар  турында мәшгульлек үзәге директоры Т.А.Быданова чыгыш ясады.

Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында  Яр Чаллы шәһәре салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Мухаметдинова Л.Б. чыгыш ясады. Дәүләт хезмәт инспекциясе үткәрүче тикшерүләрдә нинди үзгәрешләр булу хакында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш инспекторы Абдурафиев З.М. сөйләде.

Хезмәт закончалыгында булган  соңгы үзгәрешләр белән хезмәт  хокуклары һәм кадрлар аудиты өлкәсендә практикалаучы консультант Халяпина И.В. таныштырып үтте.

Ул шулай ук һөнәри стандартларны хезмәт хокукый  бәйләнешләрендә ничек дөрес куллануны сөйләде.

Төп күтәрелгән темалардан тыш чыгыш ясаучылар семинарда катнашучылар биргән сорауларны да читтэ калдырмадылар. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, семинарда катнашучылар барсы да методик кулланмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International