Зәй мәшгульлек үзәге "PROFF навигатор" дигән проект кысаларында үз эшен дәвам итә. Бу атнада 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм татар гимназиясе укучылары өчен экскурсияләр оештырылды.
Катнашучылар "ТатЭК" ҖЧҖ һәм "Зәй икмәк" ҖЧҖ предприятиеләрендә булды. Экскурсиядән соң, эш белән тәэмин итү үзәгендә профконсультант һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде.