14 октябрь көнне Сарман муниципаль районында “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты кысаларында үз гаиләсе карамагына алган гражданнар өчен семинар узды. Мондый семинарлар ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан асрамага алган гаилә әгъзаларын өлкәннәр артыннан дөрес итеп карарга өйрәтү максатыннан үткәрелә.
Чарада шулай ук, Зәй "Шатлык" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре дә катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, семинар үз гаилә карамагына алган гаиләләр, барлык учреждение белгечләре өчен дә файдалы иде.