Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Безнең заман" V ачык республика телевизион фестивалендә катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, интернат хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районы һәм социаль тармакны лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр. "Хореография" һәм "Музыкаль юнәлеш" номинациясендә җиңүчеләр булды.
Шул рәвешле, Алабуга интернат-йорты иҗади коллективы 15-18 ноябрьдә Казанда узачак фестиваль финалында катнашырга чакыру алды.