Апас муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү предметына торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча комиссия эше оештырылды.
Ведомствоара комиссия составына социаль яклау, опека һәм попечительлек, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә, янгын часте вәкилләре кертелде.
Комиссиянең беренче ике эш көне күпчелек торак урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр үтәлгән дип күрсәтте.
Шунысын да әйтергә кирәк, обход вакытында гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар да үткәрелә.