"Гармония" үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара үткәрелде

2017 елның 20 октябре, җомга

"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән рәсем конкурсы оештырды.

Әлеге чараның максаты булып балаларга гигиена нормалары турында белемнәрен беркетү, үз сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү торды.

Балалар конкур, уеннарда катнашты, "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян сала" темасына такмаклар укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International