Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 15 тернәкләнү курсы узучы бала ата-аналары белән 24нче сентябрьдә сәнгать мәктәбендә кунакта булдылар.
Сәнгать мәктәбе укучылары концерт әзерләгән, ә рәссамнар “Көзге кәеф” исемле мастер-класс уздырды. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калды.