Узган җомгада Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының "Талисман" волонтерлык отряды Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар.
Приютта тәрбияләнүчеләр интернат-йорт карамагындагылар белән берлектә арт-терапия алымнарын кулланып, бер төсле кәгазьләрдән кул эшләнмәләре ясады.
Приют педагоглары сүзләренчә, яшь волонтерлар әби-бабайларга күңелле мизгелләр бүләк итте.