Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминәксенә йомгак ясады

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Чарага эш эзләүче, шулай ук эшен алыштырырга теләгән һәм сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле гражданнар чакырылган иде.

Ярминкәнең эшендә шәһәребезнең 10 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулардан ТР ДАССО “Ашыгыч ярдәм шифаханәсе”,       ҖЧҖ ИК “Киләчәкне төзибез”, ҖЧҖ “Электр транспорты”, ҖЧҖ “УТТ-Трубострой”, ҖЧҖ “СИ “Дуслык”, МБМУО “Балалар бакчасы №54 “Искорка” һәм башкалар. Ярминкәгә килүчеләр игътибарына 20 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.

Шулардан: тикшерүче, механик, тәрбияче, шәфкать туташы, автослесарь, комплектлаучы, эшче, урам себерүче, биналарны җыештыручы эшләре.

Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы белән танышырга була иде. Ярминкә үткәрелү вакытына анда 5270 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә килүчеләргә эшне интернет-ресурсларны кулланып та табып булуы турында җиткерелде, шул исәптән рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш”. Һәр килүчегә шушы порталдан ничек куллану турында күрсәтмә тапшырыллды.

Ярминкәгә барлыгы 111 кеше килде, шул исәптән 46 сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле граждан, шуларның 6сына ярминкәдә катнашкан оешмаларга эшкә урнашырга юллама бирелде. Алар арасында 2 инвалид та бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International