Чистай мәшгульлек үзәге Чистай шәһәре һәм Чистай районы мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Ел саен мәктәпләрдә 8-11 сыйныф укучылары арасында анкета үткәрелә.
Кагыйдә буларак, хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә, лекцияләр үткәрә. Аннан соң, анкеталар язу оештырыла.
2017 елның сентябреннән агымдагы датага һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт 889 шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларына күрсәтелде.
Авыл мәктәпләрендә мондый дәресләрне Мобиль офис үткәрә. 2018 елда да һөнәри юнәлеш бирү эшләре дәвам итәчәк.