Лениногорск районының төзелеш предприятиесе 9 млн сумнан артык хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып баручы Лениногорск муниципаль районы предприятиесе 1114 хезмәткәренә 9080,2 мең сум күләмендә элек тоткарлаган хезмәт хакының өлешен кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International