Әкият терапиясе нәтиҗә бирә

2018 елның 25 мае, җомга

Зәй муниципаль районының «Шатлык» комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегегендә психологик театр үз эшен  уңышлы дәвам итә.

Әкият терапиясе – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкият терапиясе бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак.

Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз.

Әкият терапиясе  балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.  Белгечләр, «Мөгезләр» әкиятен сәхнәләштерү аша, балаларга составында психоактив матдәләр булган катнашмалар ,наркотик матдәләр куллануның аяныч нәтиҗәләре турында  күзаллаулар формалаштыруны максат итеп куйды.

«Улыбка» клубында балалар белән уздырылган әлеге чара тәүге тапкыр уздырылса да, психолог ярдәмендә балалар күп кенә проблемаларны чишәргә, килеп туган  сорауларга дөрес җавап табарга, команда белән эшләргә өйрәнделәр.

Әкият терапиясе психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла. Әкият терапиясе кулланып бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International