Бүген шахмат-шашка республика турниры узды

2018 елның 19 июне, сишәмбе

19 июньдә, бүген Казанда шахмат-шашка турниры узды. Социаль ярдәм алучылар арасында оештырыла торган республикакүләм проект өченче тапкыр үтә.

Ярышларда 19 учреждениедән барлыгы 38кеше катнашты. Алар арасында турнирга беренче генә тапкыр  килмәүчеләр дә бар иде, ди проект авторлары.

Судялар коллегиясен тәҗрибәле белгеч,  FIDE (ФИДЕ) остасы Иван  Герасимов җитәкләде. Нәтиҗәләр буенча шахматта беренче урынны Алабуганың психоневрология интернатында тәрбияләнүче К.Немирский алды. Шашка буенча Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йорты вәкиле В.Яшин иң яхшы уенчы, дип табылды.

Командалы ярышта да Алабуганың  психоневрология интернаты җиңүче. Җиңүчеләрне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия Абдреева котлады.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International