Бүген Әлкинең картлар һәи инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен шигъри марафон оештырылды.
Әдәби чара Владимир Маяковскийның 125 еллыгына багышланды. Юхмачы авылы китапханәчесе Анна Минсафина картларга шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы турында бәян итте. Интернат-йортта яшәүчеләр совет әдибенең әсәрләре белән танышты, аның ялкынлы шигырьләрен укыдылар. Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.