Министрлыкта  Координацион совет утырышы узды

2018 елның 20 июле, җомга

20 июльдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында  республикада хезмәт хакы, халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм керемнәре буенча  Координацион совет утырышы узды.

Координацион совет утырышында Россия Федерациясе Тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча комитеты, Татарстан прокуратурасы, Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясе, һ.б дәүләт органнарыннан вәкилләр катнашты. 

Утырышта Азнакай, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән районнары предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар, салым, иминият  түләүләре турында сүз барды. Очрашуга әлеге районнардагы вәкилләр дә чакырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International