Казанда инклюзив уен паркы эшли башлый

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Татарстан башкаласында инклюзив уен паркы ачылачак, ул Татарстан хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе, Россиядә Coca-Cola системасы һәм балаларга ярдәм фондының уртак тырышлыгы белән төзелгән.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге территориясендә төзелгән инклюзив парк 570 кв.метр мәйданны били. Әлеге паркның төп үзенчәлеге - "Ярдәм " тернәкләндерү үзәгендә начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган булу. Мәсәлән, бизәлеш өчен күрү сәләте буенча инвалид булган кешеләр тарафыннан аерыла торган сары чәчәк сайланган, ә паркка кергәндә Брайль шрифты белән өстәмә мәгълүмат стенды урнаштырылган.

Бу Coca-Cola уртак проекты һәм "Обнаженные сердца" фонды ярдәмендә ачылган алтынчы инклюзив парк. Мондый парклар Волгоград, Саранск, Ростов-на-Дону, Калининград һәм Түбән Новгородта уңышлы эшләп килә. Әлеге проектның максаты физик, менталь яки сенсор үзенчәлекләренә карамастан, балаларга һәм яшүсмерләргә аларның типик рәвештә үсүче яшьтәшләре белән бергә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү.

Парк Казанда Coca-Cola "Раштуа караваны" чаралары сериясен – Яңа ел иллюминациясе белән бизәлгән бөтен дөньяга танылган традицион кызыл йөк машиналары барлыкка килү белән һәрдаим үрелеп бара торган Бөтенроссия хәйрия инклюзив проекты башлап җибәрә. 16 декабрьдә "Раштуа караваны" зур инклюзив бәйрәмне "Җәлил" яшьләр үзәгенә алып киләчәк.

"Раштуа караваны" проекты волонтерлары Яңа ел бүләкләре генә түгел, балалар өчен күңел ачулар оештыра, шулай ук спорт, иҗат һәм музыка өлкәсендә яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән төрле мастер-класслар уздырачаклар һәм сәламәтлекнең төрле үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне социальләштерүгә ярдәм итәчәк.

Парк ачылышы Казан шәһәре, Серов урамы, 4 нче йорт адресы буенча13:00 башлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инклюзив уен парклары барлык теләүчеләр өчен бушлай һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен җайлаштырылган. Мондый парклар FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән Россиянең 11 шәһәрендә ачыла. Алар Coca-Cola озак вакытлы мирасы булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International