Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бөек фикер иясе, язучы-реалист, философ Лев Николаевич Толстойның 190 еллыгына багышланган чаралар циклы төгәлләнеп килә.
Чираттагы танып белү циклының төп максаты – тыңлаучыларның коммуникатив, интеллектуаль, иҗади мөмкинлекләрен үстеру иде.
Очрашу барышында интернатта яшәүче өлкәннәр язу иҗатындагы игелеклелек, бер-береңә хөрмәт, ярату, ярдәмләшү кебек темалар белән очрашты; яшәүнең мәгънәсе турында уйландылар.
Гомумән, бу очрашу бары тик җылы тәэсирләр, уңай эмоцияләр генә тудырды; язучы иҗатына хөрмәт тәрбияләде. Рәсемнәрдән Лев Николаевичның әсәрләрен дөрес танып, кыскача гына эчтәлеген сөйләп, тыңлаучылар зур кызыксыну белән аларны төсле карандашлар белән буяп чыкты.