2019 ел башы татарстанлыларга озын ял көннәре алып килә

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2018 елда ял көннәрен күчерү турында" 2017 елның 14 октябрендәге 1250 номерлы карары белән 29 декабрь шимбәсеннән 31 декабрь дүшәмбегә күчерелә.

РФ Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими. Димәк, 2018 елның 29 декабрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә гыйнвар аенда эшләми торган бәйрәм көннәре:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2019 елда эшләми торган бәйрәм көннәре 5 һәм 6 гыйнварда шимбә һәм якшәмбе ял көннәренә туры килә.

РФ Хезмәт кодексының 112 статьясындагы икенче өлеше нигезендә хезмәткәрләрнең 2019 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларында РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 1 октябрендәге 1163 номерлы "2019 елда ял көннәрен күчерү турында" карары нигезендә ял көннәре:

5 гыйнвар шимбәсеннән 2 май пәнҗешәмбегә;

6 гыйнвар якшәмбедән 3 май җомгасына күчерелә.

Шулай итеп, 2018 елның декабрендә һәм 2019 елның гыйнварында биш көнлек эш атнасында 2018 елның 30 һәм 31 декабрендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 2019 елның 8 гыйнвары ял көннәре булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International