Эльмира Зарипова Казан май комбинатының пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен укулар башлану белән котлады

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Казан май комбинаты» АҖнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренә яңа һөнәри казанышлар һәм уңышлар теләде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә ведомство башлыгы Лаеш районында булды, анда предприятие хезмәткәрләре «ЭВМ операторы + 1С: склад учеты» дигән ике чиктәш белгечлек буенча белем алалар.

Әлеге белгечлек буенча цех начальниклары, кладовщиклар, укладчик-упаковщиклар укырга кереште. Уку индивидуаль формада, төркемнәрдә 5 кеше. Гражданнар теләге буенча дәресләр эштән буш вакытта уза.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елдан «Демография милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла.

«Демография» милли проекты пенсия алды яшендәге гражданнарга бушлай уку хокукын бирә. Укуның максаты – пенсия алды яшендәге затларның һөнәри ихтыяҗын тәэмин итү. Моннан тыш, укыту Татарстанның бар тармакларында да кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итә.

Белем бирү программалары исемлегендә 160 позициядән артык.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, республика эш бирүчеләре пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту программасында бик теләп катнашалар.

«Бүгенгә мәшгульлек үзәге тарафыннан эш бирүчеләрдән һәм гражданнардан 4 127 кешене укытуга гаризалар кабул ителгән. 1 868 кеше инде белем ала, шуларның 848 укуларын тәмамлады», –дип сөйләде журналистларга министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International