18 нче ноябрь көнне "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Чистай психоневрология интернатында социаль хезмәт алучылар өчен кулинар мастер-класс үткәрелде.
Интернатта яшәүче Валентина Илюхина тәмле коймаклар әзерләү серләре һәм рецепты белән уртаклашты. Яшьләр кызыксынып коймак әзерләргә өйрәнде, ә мастер-класс тәмамланганнан соң кайнар камыр ризыклары белән чәй эчтеләр.