Министрлыкта 2019 елга өстенлекле бурычларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында 2019 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты 2018 елда старт алды. Проектта катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Ачык онлайн-сораштыру нәтиҗәләре буенча, экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2019 елга Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле дип танылган 7 максаттан торган исемлек расланды.

Министрлык алдында торган беренче бурыч – эшсезлек үсешен булдырмау. Бу юнәлештә төп максат – рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5 % тан да артмаган дәрәҗәдә тотып калу.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы дип характерлана. Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләр арасында иң зур күрсәткеч – 62 % тәшкил итә (Россия Федерациясе буенча – 59,8 %, Идел буе федераль округы буенча – 58,5 %).

Министрлыкның икенче өстенлекле бурычы – яшь белгечләргә булышу, аерым алганда, эшсезләр составында чыгарылыш укучыларының өлешен 5 % тан 3 % ка кадәр киметү.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында эшсезләр составында югары белем бирү оешмаларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар өлеше 0,98 % тәшкил итте.

Өченче бурыч – аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү. Бу юнәлештә төп максат – ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып, түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75 % тан 80 % ка кадәр арттыру.

Әлеге бурычны гамәлгә ашыру максатларында 2019 елның 1 апреленнән «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нигезендә балага айлык пособие билгеләгәндә, пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә,  пенсионерларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә санаторий-курортка юлламалар биргәндә гаиләнең мөлкәти ягыннан тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына.

2019 елда адреслы чараларны финанслау проценты 75 % тан 80 % ка кадәр артты, төбәк адреслы социаль ярдәм чараларын алучылар да шундый ук өлешкә иреште.

Дүртенче бурыч пенсионерларны ташламалы шартларда шифаханә-курорт белән тәэмин итүне, мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15 % тан 25 % ка кадәр арттыруны күздә тота. 2019 елга пенсионерларга шифаханә-курорт өчен 5 167 юллама алынды.

Бишенче бурыч – инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү.

2019 елда социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында инвалид балаларын реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре белән колачлау 72,8 % ка кадәр арттырылды, инвалидларны – 70,9 % ка кадәр.

Хезмәт иминлеге алтынчы өстенлекле бурыч булып тора. Бу юнәлештә министрлыкның төп максаты – 1000 эшчегә 0,65 тән 0,6 кадәр имгәнүләрне киметү иде. 2019 елда муниципаль район вәкилләре өчен җитештерүдәге имгәнүләрне булдырмау буенча зона киңәшмәләре уздырылды. Башкарма хакимият, җирле үзидарә органнарының, күзәтчелек һәм контроль, хокук структураларының, шулай ук профсоюзларны һәм эш бирүчеләр берләшмәләрен дә кертеп, социаль партнерлык якларының уртак гамәлләре координацияләнде.

2019 ел эчендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә хезмәтне саклау буенча координацион советларның 680 нән артык утырышы уздырылды.

Моннан тыш, 2019 елда хезмәтне саклау буенча 47 меңнән артык җитәкче һәм белгеч укытылган.

Җиденче бурыч – авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклау. Гаиләле тормыш рәвеше алып бару өчен приюттан гаиләгә киткән балаларның исәп өлешен 90 % тан 92 % ка кадәр арттыру.

2019 елда гаиләле яшәү рәвешенә күчкән балигъ булмаганнар саны 93,4 % тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International