ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Бөгелмәнең 150 дән артык балигъ булмаганнары тирә-юнь территорияләрен яшелләндерү һәм җыештыруга кереште.

 

 

Кичә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең чираттагы күчмә чарасы узды. Бу юлы белгечләр Псеево һәм Турай авылларында булды.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөтендонья эчкечелекне профилактикалау көненә багышланган акция үткәрде.

 

Бүген Мамадыш районы администрациясендә эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.

 

Алдагы көндә Казанның Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада "АК Барс страхование" ҖЧҖ катнашты.

 

 

Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге кармагындагы инвалид-балаларга һөнәри юнәлеш бирүче консультация күрсәтте.

 

 

"2014-2020 елларда ТР халык арасында наркоманияне профилактикалау" программа эше буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова һәм юрисконсульт Светлана Михайлова №3 социаль участогында 29 балигъ булмаган балалар белән "Без тормышны сайлыйбыз!" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International