ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 22 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 785 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 49 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә Түбән Кама  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1046 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 31 кешегә азрак.

 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 

"Үзеңә ышан" хокук бозуларны кисәтү программа кысаларында Биектау "Өмет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече шәхси эшмәкәр Ленар Усманов белән бергә 10 балигъ булмаган бала өчен ат ишегалдына экскурсия оештырылды. Чара балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хокук бозулар санын киметүгә юнәлдерелгән

 

Бүген Совет районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ һәм Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты.

 

Кичә Әлмәт муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча үткәрелә торган чаралар хакында авыл җирлекләре башлыклары һәм эш бирүчеләрне тынлады.

 

29 августта Чистай районы Психинтернат бистәсендә психоневрологик интернатларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "Талантлар салават күпере" II Республика бәйгесе узачак.

 

"Россия яңалыклары" иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм "Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән барлык дәрәҗәдәге хакимият элемтәләрен ныгыту буенча интернет челтәрендә Россия Федерациясе субъектлары концептуаль тәкъдимнәренең Стратегик планын формалаштыра.

 

Балалар һәм яшь кешеләр өчен тугызынчы "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваленә" гаризалар кабул итү башланды. Проект сәламәтлек һәм иминлек дәрәҗәсе чикләүләренә карамастан кешеләрнең тигез мөмкинлекләрен күрсәтә.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә белем бирү оешмалары җитәкчеләренең секцион утырышында катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International