Бүген Совет районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ һәм Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә юридик бүлек башлыгы, тегүче, автомобиль йөртүче, электромонтер, гранатометчик, механик-йөртүче, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 174 кеше булды, шуларның 16сы алга таба эшкә урнашу өчен әңгәмәгә юллама алды.