ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

2017 нче елның 6 нчы сентябрендә “Экстремизмга-Юк!” айлыгы кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Тормышта сәламәт яшәү дәверендә терроризм һәм экстремизмга каршы” исеме астында ярыш булып узды.

 

 

Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 8 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылар белән һөнәри әзерлек буенча очрашу оештырды.

 

 

Экология елы уңаеннан 7- нче сентябрь көнне “Волонтер” иреклеләр үзәгенең активистлары Закирова Наталья җитәкчелегендә “Каждую соринку – в корзинку” дип исемләнгән акция үткәрде.

 

 

Арбор авылында  яшәүче Галиева Фахирә Шәмсихәмәт кызына  7 сентябрь көнне 90 яшь тулды. 

 

Ел саен Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларына булачак һөнәрен билгеләргә булыша. 2017 - 2018 уку елында 26 шәһәр мәктәпләрендә тест үткәрү планлаштырыла.

 

 

30 августта Мәскәү Сокольники вейк-паркы территориясендә "Бер дулкында" дип исемләнгән чара узды. Бу Россиядә мөмкинлекләре чикл кешеләр өчен вейкбординг фестивале.

 

 

Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Богдашкинский авыл җирлегендә булып кайтты.

 

 

Кичә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Большеафанасовская гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы мәктәп укучылары белән чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

 

 

 

 

Шушы көннәрдә Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кадрлар менеджменты Ассоциациясе белән берлектә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча очрашу үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International