«Тәтеш балкышы» үзәге махсус автотранспортта өлкәннәрне диспансерлаштыруга илтә

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә. Чара «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән башкарыла.

Көндәлек режимда үзәк белгечләре фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре һәм аларның ярдәмчеләре белән пенсионерлар исемлеген килештерү буенча эш алып баралар.

Бүгенге көндә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектында 274 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International