Казанда «Без балаларыбыз өчен җаваплы» форумы узачак

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

23–24 майда Казанда IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең форумы узачак.

Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Форумның максатлары:

- интерактив белем бирү процессы белән методик мәйданчык оештыру;

- балалар социаль учреждениеләре проблемаларын чишүнең мөмкин булган вариантларын ачыклау, фикер алышу һәм эзләү өчен шартлар тудыру;

- балаларның тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртүче региональ практика презентациясе;

- заманча балалар социаль учреждениесе турында гомуми күзаллау формалаштыру;

- җитәкчеләрне балаларга социаль хезмәт күрсәтү системасында уңай үзгәрешләргә этәрү.

Форумда психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре (җитәкчеләр урынбасарлары), социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре (җитәкчеләр урынбасарлары) катнашачак.

«Без балаларыбыз өчен җаваплы» форумы учреждение җитәкчеләренең һөнәри һәм шәхси үсешенә яңа этәргеч бирер дип көтелә.

Мәйданчыклар:

- Казан шәһәрендәге Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (көндезге тору бүлеге);

- «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

- Дәрвишләр бистәсе психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йорты.

Дискуссия мәйданчыклары һәм пленар утырыш «Корстон» комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International