Әлки районы волонтерлары ветераннар турында кайгырталар

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Әлкинең "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә  "Безнең кадерле ветеран" акциясе кысаларында  көн саен Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып торалар.  Бу ветераннар Базарлы Матак үзәк район сырхауханәсендә дәвалану уза. 3 ай эчендә алар 15 ветеран янына килгәннәр.
Волонтерлар буш кул белән йөрми - алар өлкәннәргә концерт номерлары бүләк итәләр, бүләкләр дә тапшыралар. Ветераннар, үз чиратларында, балаларга зур рәхмәт белдерәләр, озын, тыныч гомер теләп калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International